

Милли проект ярдәмендә 45 мең кеше репродуктив сәламәтлегенең торышын белде.
Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру 3799 хатын-кызда һәм 2492 ир-атта авырулар ачыклаган. Хатын-кызларда янбаш органнарының ялкынсыну авырулары – 1348, күрем функциясе бозылу – 1100, аналык муентыгы авырулары – 275, шулай ук хатын-кызларның бала тапмау очраклары 130 беренче урында тора.
Ир-атларда беренче урында ялкынсыну авырулары – 838 очрак, икенче урында – варикоцелла – 71 очрак, өченче урында – ир-атларның түлсезлек очраклары – 20.
Безнең илдә диспансерлаштыру «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә. Бу организмда тискәре процесслар үсеше куркынычын контрольдә тотуның яки авыруларны, шул исәптән онкологик авыруларны диагностикалауның иң нәтиҗәле ысулы.