Милли проектлар
19 Февраля , 05:50

Башкортстанда ит җитештерү артачак

Иглин районында яңа авыл хуҗалыгы объекты — 800 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү өчен заманча мәйданчык (фидлот) ачылды.

Башкортстанда ит җитештерү артачакБашкортстанда ит җитештерү артачак
Башкортстанда ит җитештерү артачак

    Иглин районында яңа авыл хуҗалыгы объекты — 800 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү өчен заманча мәйданчык (фидлот) ачылды.

     Бу Иглинның «Калтыман» авыл хуҗалыгы предприятиесе гамәлгә ашыра торган җитди инвестпроектның беренче чираты. Максат – ит җитештерүне арттыру, шулай ук яңа эш урыннары булдыру.

    Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты бурычларына туры килә. 2030 елга агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү индексын 2021 ел белән чагыштырганда кимендә 25% ка арттыру планлаштырыла, дип искәрттеләр Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгында.

    "Сыер ите акрынлап иң кирәкле продуктларның берсенә әверелә һәм бәясе арта бара,-диде Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Ит терлекчелегенә күп акча салу, тырыш хезмәт, сабырлык кирәк, һәм бу һәркемнең дә көченнән килми. Шунысы куанычлы, республикабызда фермерлар бар, алар, кыенлыкларга да карамастан, үз өлешләрен кертәләр,  заманча симертү мәйданчыклары төзиләр, бу юнәлешне үстерәләр".

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас