Милли проектлар
16 Февраля , 12:26

"Лыжня России" йөзләгән кышкы спорт сөючеләрне җыйды

Спорт - яшәү чыганагы. 

Лыжня России" йөзләгән кышкы спорт сөючеләрне җыйды.Лыжня России" йөзләгән кышкы спорт сөючеләрне җыйды.
Лыжня России" йөзләгән кышкы спорт сөючеләрне җыйды.

Архангель районының Асы авылында «Лыжня России— 2026» Бөтенрусия массакүләм чаңгы ярышы узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм спорт белән шөгыльләнүне һәркем өчен мөмкин итүгә юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килде.

Стартка яшь спортчылардан алып актив ял яратучыларга кадәр 100 дән артык катнашучы чыкты. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм чаңгы ярышларына мәхәббәт белән берләшкән авыл кешеләре дә бар иде. Ярыш азарт һәм дуслык атмосферасында узды. Катнашучылар төрле яшь категорияләрендә ярыштылар, үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Иң яшь чаңгычыга нибары 5 яшь, ә иң тәҗрибәлесенә 73 яшь тулган.

Җиңүчеләр һәм призёрлар муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Чыганак: Архангель районы хакимияте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас