Милли проектлар
13 февраль , 17:12

Күперләр ремонтлана

Башкортстанда күперләрне яңарту эше дәвам итә.

Күперләр ремонтланаКүперләр ремонтлана
Күперләр ремонтлана

Башкортстанда күперләрне яңарту эше дәвам итә. Бу турыда Башкортстан Республикасының транспорт һәм элемтә министры Любовь Минакова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Бүгенге көндә республикада 86 мең метр тәшкил иткән 2283 күпер кулланылышта. Күбесе үткән гасырда төзелгән, шуңа даими рәвештә аларны ремонтларга туры килә. 2019 елдан 2025 елга кадәр 90 күпер реконструкцияләнгән, ремонтланган. Күперләрне ремонтлау эше даими рәвештә алып барыла. Былтыр “Тормыш өчен инфрастурктура” милли проекты кысаларында 1260 метрлы 11 күпер ремонтланган.

2026 елда 13 күперне ремонтлау планлаштырыла. Сигез күперне ремонтлаячаклар, дүртесен реконструкцияләячәкләр, берсенә капитальемонт ясаячаклар. Борай, Дүртөйле, Ишембай, Күгәрчен, Салават һәм башка районнарда күләмле эшләр көтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас