Милли проектлар
12 Февраля , 08:55

Трамвой килә, тавышы ишетелми...

Уфа урамнарында бу тимер атлар тавыш-тынсыз йөри башлаячак. Уфада Зорге һәм Минһаҗев урамнарында трамвай юллары алыштырылачак. Агымдагы елда шәһәр хакимияте Минһажев һәм Зорге урамнарында капиталь ремонт үткәрү эшләрен планлаштырды. Трамвай юллары да тулысынча алыштырылачак.  Бу хакта Уфа УРДИСында хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта шпаль-рельс системасын реконструкцияләү Аксаков урамыннан башланачак. “Финанслау расланыр дип көтелә”,– диде идарә җитәкчесе Константин Паппе.  Свердлов, Аксаков һәм Революцион урамнары буйлап 8 км озынлыктагы участок проектлары дәүләт экспертизасы тарафыннан хупланган инде. 2025 елда республика бюджеты Уфаның көньяк өлешендә трамвай юлларын реконструкцияләүгә 200 млн сум бүлгән иде. Хәзерге заман стандартларына җавап бирә торган бердәнбер участок – Зорге урамы буенча 0,5 км – монда рельслар тавышны киметә торган һәм хәрәкәтнең җайлылыгын арттыручы резина кыстыргычларга салынган. “Имин һәм хәвефсез юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында шундый ук принцип буенча бөтен системаны яңарту күздә тотыла.

Трамвой килә, тавышы ишетелми...Трамвой килә, тавышы ишетелми...
Трамвой килә, тавышы ишетелми...

Уфа урамнарында бу тимер атлар тавыш-тынсыз йөри башлаячак.

 

Уфада Зорге һәм Минһаҗев урамнарында трамвай юллары алыштырылачак. Агымдагы елда шәһәр хакимияте Минһажев һәм Зорге урамнарында капиталь ремонт үткәрү эшләрен планлаштырды. Трамвай юллары да тулысынча алыштырылачак.

 Бу хакта Уфа УРДИСында хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта шпаль-рельс системасын реконструкцияләү Аксаков урамыннан башланачак. “Финанслау расланыр дип көтелә”,– диде идарә җитәкчесе Константин Паппе.

 Свердлов, Аксаков һәм Революцион урамнары буйлап 8 км озынлыктагы участок проектлары дәүләт экспертизасы тарафыннан хупланган инде. 2025 елда республика бюджеты Уфаның көньяк өлешендә трамвай юлларын реконструкцияләүгә 200 млн сум бүлгән иде. Хәзерге заман стандартларына җавап бирә торган бердәнбер участок – Зорге урамы буенча 0,5 км – монда рельслар тавышны киметә торган һәм хәрәкәтнең җайлылыгын арттыручы резина кыстыргычларга салынган. “Имин һәм хәвефсез юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында шундый ук принцип буенча бөтен системаны яңарту күздә тотыла.

Фото: ttransport.ru

Трамвой килә, тавышы ишетелми...
Трамвой килә, тавышы ишетелми...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас