

Башкортстанда гомумдәүләт проекты ярдәмендә вокзал яны мәйданы төзекләндерелде.
2025 елда Күмертау тимер юл станциясендә «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»Федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә вокзал яны мәйданын төзекләндерделәр.
Бу хакта Башкортстанның ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Күмертау станциясе вокзалы 1951 елдан бирле шәһәрнең „капкасы“ булып тора һәм аның үсешендә төп роль уйнады. Бүген бу станция аша Башкортстан башкаласын республиканың көньягы белән генә түгел, күрше Ырынбур өлкәсе белән дә бәйли торган шәһәр яны поездлары уза», — дип нәтиҗә ясадылар БР ТКХ Министрлыгында.