Милли проектлар
12 Февраля , 11:16

5,5 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы кайта

Ни хакка баса?

5,5 мең берәмлек  авыл хуҗалыгы техникасы кайта5,5 мең берәмлек  авыл хуҗалыгы техникасы кайта
5,5 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы кайта

Ни хакка баса?

Башкортстан 5,5 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Ул 29 млрд сумлык булган. «Росагролизинг» компаниясе белән 25 ел эчендә барган хезмәттәшлек нәтиҗәләре шундый.

Көчле агросәнәгать комплексы – республика горурлыгы, дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Аның сүзләренчә, төбәк халкының 40% ка якыны авыл җирендә яши, анда агросәнәгать комплексы икътисад үсешенең драйверы булып тора.

 "Без Төбәктә авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга аерым игътибар бирәбез. Бу эшне «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп башкарабыз. Һәм монда "Росагролизинг" - безнең төп партнер.

 Бүген дәүләт лизинг компаниясенә республикада техника сатып алуның дүрттән бер өлешеннән артыгы туры килә-28%. Күләмнәр буенча без – илнең топ-5 төбәгендә. «Росагролизинг» белән хезмәттәшлегебезгә инде 25 ел дәвам итә", - дип сөйләде Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә.

Алда — зур планнар, дип өстәде ул. Аерым алганда, республикада машина-технологик станцияләр челтәре төзү турында килешүләр бар. Шулай ук техниканы лизингка алучыларга республика ягыннан субсидияләр бирү программасы эшләнә.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас