«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Уфа табиблары сирәк кан тамырлары патологиясе булган 85 яшьлек пациенткага операцияне уңышлы уздырганнар.
Планлы флюорография вакытында хатын-кызның уң үпкәсендә тап тапканнар. Ул физик киеренкелек вакытында тыны кысылудан, баш әйләнүдән, күкрәк читлеге авыртудан һәм арыганлыктан зарланган. Пациентканы планлы дәвалау өчен Г.Г. Куватов исемендәге РКБның торакаль хирургия бүлегенә салганнар. Табиблар консилиумы барышында уң үпкәнең артериовеноз мальформациясе диагнозы куелган. Бу үтә җитди, кан тамыры үпкә тукымасы яныннан уза һәм кислород белән баетылмый, бу исә үз чиратында үпкәдән кан китүгә китерергә мөмкин.
Хирурглар аномаль кан тамырларына керү өчен катетер кулланып, рентген-контроль астында операция ясаган. Махсус җилем композицияләре ярдәмендә зарарланган тамырларга кан агымын тулысынча туктатканнар.
Операция уңышлы узган һәм икенче көнне үк пациентканың хәле сизелерлек яхшырган. Әбекәйгә сигезенче көнне дәваханәдән өенә кайтырга рөхсәт иткәннәр. Әле аның хәле яхшы, тыны кысылудан җәфаланмый һәм актив тормышта яши башлаган.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.