

2025 елда Башкортстанда 26 эшкуарлык проектына 45 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Бу чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты кысаларында томышка ашырылган.
Акчалар туризм инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән.
– Дәүләт ярдәме эшкуарларга туризм өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырырга һәм үз эшчәнлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Инициативалар туристлык сервисы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм кунаклар өчен ял итү шартларын яхшыртуга ярдәм итә, бу, һичшиксез, Башкортстанның туристлык юнәлеше буларак җәлеп итүчәнлеген арттыра, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Субсидияләр ярдәмендә республикада ял базалары территорияләрендә өстәмә 23 прокат пункты булдырылган, аларда актив ял итү өчен чаңгы, чана, тимераяк, тюбинг, сноубордлар, шулай ук көймәләр, катамараннар, сапбордлар, велосипедлар һәм башка җайланмалар алып тору мөмкинлеге бар.