Милли проектлар
6 февраль , 07:50

“Ышанычлы техника урманнарны саклауда булыша”

Башкортстан яңа урман патруле комплекслары кайтарылачак.

“Ышанычлы техника урманнарны саклауда булыша”“Ышанычлы техника урманнарны саклауда булыша”
“Ышанычлы техника урманнарны саклауда булыша”

   УАЗ базасындагы биш яңа мобиль урман патруле комплексы һәм бригадаларны тиз китереп җиткерү өчен ике автобус Башкортстанның махсус техника паркын тулыландырачак. Бу хакта төбәк Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

 Ведомство башлыгы Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, хәзер формированиеләр карамагында 351 машина бар.

 "Нәкъ менә техниканың мобильлеге һәм ышанычлылыгы ут чыгу куркынычына  оператив җавап бирергә, утны иртә стадиядә сүндерергә һәм республиканың урман фондына зыянны киметергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Шәрәфетдинов.

    2026 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек "Экологик иминлек” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча бара.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас