

Башкортстанда, «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә узган ел Белорет – Учалы – Миәс юлының 11 чакрымын ремонтлаганнар. Бу хакта БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Аерым алганда, республиканың Учалы районында өч юл участогы норматив хәлгә китерелде. Эшчеләр ресайклинг технологиясен кулланып юл нигезен ныгытканнар, асфальт-бетоннан ике катлам салганнар, шулай ук юл кырыйларын ныгытканнар һәм билгеләр ясаганнар.
Белорет — Учалы — Миәс юлы – төбәк транспорт челтәренең мөһим өлеше. Ул Белорет һәм Учалы районнарын тоташтыра, халыкка шушы ике район үзәкләренә керү мөмкинлеген тәэмин итә. Моннан тыш, бу юл төбәкне Чиләбе өлкәсе белән тоташтыра һәм «Урал»М-5 федераль трассасына чыгарга мөмкинлек бирә.