

Тантаналы чара Мәскәүнең Краснопресненская яр буендагы «Россия» милли үзәгендә узды.
Тантанада чыгыш ясап, Русия Президенты Владимир Путин Русиянең һәм анда яшәүче этносларның ничек тууын искә төшерде. Президент чыгышының текстын Кремль сайтында урнаштырылган.
"Беләсезме, залга, сәхнәгә караганда, гаҗәпләнү һәм соклану хисе туа. Бу гаҗәпләнү – күптөрлелектән, соклану – бергә булуыбызга", - диде Путин.
Президент рус халкын яшь, пассионар һәм киләчәккә омтылган халык дип атады. Русия халыклары бердәмлеге елын президент ачык дип игълан итте.