Милли проектлар
2 Февраля , 16:29

Милли проектлар дәвам итә

2026 елда Башкортстанда гамәлгә ашырылачак милли проектлар билгеле булды.

Милли проектлар дәвам итәМилли проектлар дәвам итә
Милли проектлар дәвам итә

 

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итүенчә, быел да республикада милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Республикада 43 проект эшли. “Пилотсыз авиация системалары” проектына ярашлы ел саен 2 мең белгеч әзерләү планлаштырыла, икътисадка ярдәм итү кысаларында кече бизнеска 646,7 млн сум льготалы микрозайм бирү планлаштырыла.

Милли проект ярдәмендә 441 мәгариф оешмасын интернет белән тәэмин иткәннәр, 355 чакрым юл, 11 күпер ремонтланган. Авария хәлендәге йортлардан 425 кеше яңа фатирга күчкән.

Фото: nagaybak.gov74.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас