Милли проектлар
30 гыйнвар , 08:34

Чирен яшергән - үлгән.

Башкортстанда яман шеш авыруының 46,2% яңа очрагы башлангыч стадиядә ачыкланган.

Чирен яшергән - үлгән.Чирен яшергән - үлгән.
Чирен яшергән - үлгән.

Башкортстанда яман шеш авыруының 46,2% яңа очрагы башлангыч стадиядә ачыкланган.

 

Табиблар белдерүенчә, бу башлангыч этапта скрининг ясау ярдәмендә мөмкин булды. Бүген республикада онкология буенча 105 931 авыру исәптә тора. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактика үзәге мәгълүматлары буенча, биш ел эчендә яман шеш диагнозы куелган пациентлар саны 16% ка арткан. Табиблар раславынча, бу яман шешләрне иртә чорда титкшереп, ачыклау нәтиҗәсе.

"Онкология-ул кисәтүне таләп итүче авыру. 2025 елда Башкортстан Республикасында 1 859 216 кеше диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узган. Төбәктә яман шешләрнең 46,2% башлангыч стадияләрдә ачыкланган", - диде җәмәгать сәламәтлеге үзәге вәкилләре. Онкологик скрининг иң иртә симптомсыз стадияләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.

2025 елда Башкортстанда профилактик чаралар кысаларында 2390 яман шеш очрагы ачыкланган. Узган елда республика халкында трахея, бронх һәм үпкә шешләре (173 очрак), ирен, авыз куышлыгы һәм йоткылык өлкәсендә шешләр (67 очрак) һәм үңәч рагы (45 очрак) ешрак очрый. «Диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында онкология авыруларының иң киң таралган төрләренә беренчел скрининг үткәрелә: хатын — кызлар өчен — аналык муентыгы һәм сөт бизләре, ирләр өчен-простата бизләре, шулай ук калын эчәклек, туры эчәклек, үңәч юлы, ашказаны һәм уникебармаклы эчәклекне тикшерү, тире һәм лайлалы (ирен, авыз куышлыгы)н визуаль тикшерү, калкансыман бизнең һәм лимфа төеннәренең пальпациясе. Икенчесендә аныклаучы тикшеренүләр билгеләнергә мөмкин: үңәч, ашказаны һәм эчәклекнең эндоскопик диагностикасы, дерматоскопия, ачыкланган үзгәрешле хатын — кызлар өчен-акушер — гинеколог консультациясе», - дип сөйләделәр республика үзәге белгечләре.

Табиблар искәрткәнчә, онкологияне кисәтү өчен, тәмәке тартуны ташлап, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, авырлыкны нормада тотарга, кояш һәм солярийлардан ерак торырга, спорт белән шөгыльләнергә, йокы туйганчы йокларга, стресска бирешмәскә һәм “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылучы диспансеризацияне һәм даими рәвештә скрининглар узарга кирәк.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас