Милли проектлар
29 гыйнвар , 07:56

Казахстан безнең бодайны ашый

Менә тагын аларга бер партия иген озаттык. 

Казахстан безнең бодайны ашыйКазахстан безнең бодайны ашый
Казахстан безнең бодайны ашый

Бәләбәй, Кырмыскалы, Мәләвез һәм Хәйбулла районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казахстанга 2 мең тонна бодай озаттылар, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның БР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре ашлык пробаларын алдылар. Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә карантиннан алынган продукция үрнәкләре энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар узды.

Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектының максаты - 2030 елга чимал булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда кимендә 70 процентка үстерү.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас