Республика узган ел авыл хуҗалыгы продукциясен дөньяның 35 иленә экспортлаган. Бу – гомумән алганда 530 мең тоннадан артык, диләр төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
“5 ел эчендә Башкортстаннан агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты ике тапкырга диярлек артты, – ди Хөкүмәт вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Шушы вакыт эчендә 1,8 млрд долларга 3 миллион тоннадан артык продукция экспортка чыгарылды”.
Аның әйтүенчә, традицион партнерлар белән эш алып барыла, шулай ук экспорт өчен яңа базарлар үзләштерелә. Бүгенге көндә төп сату базарлары – Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Кытай һәм Әзербайҗан.
Республика агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә җибәрүне арттыру ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты максатларында башкарыла.