Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар , 10:30

“Сөтчелек тармагын үстерү – аграрийлар өчен төп бурыч”

 Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җитештерелгән сөтнең 50% туры килгән.

“Сөтчелек тармагын үстерү – аграрийлар өчен төп бурыч”
“Сөтчелек тармагын үстерү – аграрийлар өчен төп бурыч”

    Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җитештерелгән сөтнең 50% туры килгән.

  Бүгенге көндә Башкортстанда 56 нәселле хуҗалык эшли, шуларның 36сы мөгезле эре терлекнең сөт терлекчелегенә махсуслашкан. Бу хакта БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    Шул ук вакытта төбәктә нәселле сыерлар хәзер 37,4 меңнән артык исәпләнә – бу авыл хуҗалыгы оешмаларының гомум маллар санының 30,4%. тәшкил итә.

   Моннан тыш, республика “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектының “Селекция һәм генетикада фәнни эшләнмәләрне үстерү өчен шартлар тудыру” федераль проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды.

     Әлеге  проект ярдәмендә эре мөгезле яшь терлекләрнең нәселле баш санын молекуляр-генетик тикшерүләр уздырыла. Барлыгы 2,5 мең эре мөгезле терлек тикшерелгән.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас