Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан Казахстанга озату өчен әзерләнгән 776 тонна азык-төлек арпасын карап чыктылар һәм рәсмиләштерделәр.
Сайлап алынган ашлык үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар узды.
"Тикшерү нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнары һәм корткычлар ачыкланмаган.
Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла.