Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 гыйнвар , 20:17

Юлларга игътибар арта бара

Башкортстанда 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә 355 км юл һәм 1260 погон метр озынлыктагы 11 ясалма корылма норматив хәлгә китерелде.

Юлларга игътибар арта бара
Юлларга игътибар арта бара

Башкортстанда 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә 355 км юл һәм 1260 погон метр озынлыктагы 11 ясалма корылма норматив хәлгә китерелде. Бу 2024 елга караганда 40% ка күбрәк. Шул исәптән, төбәк челтәренә керә торган 221 км юл ремонтланган. Әйтик, Борай – Иске Балтач – Куеда юлының 28 километрын, Белорецк – Учалы – Миасс трассасының 11 километрын, Магнитогорск – Ира юнәлешенең 8 километрыннан артыгын, Стәрлетамак – Белорецк – Магнитогорск юлының 5 километрын, Кушнаренко – Чакмагыш – Бакалы юлының 5 километрын, Уфа – Инзер – Белорецк юлының 4 километрын һәм башка юлларны тәртипкә китерделәр.

– Юл төзүчеләр район үзәкләрен Уфа белән тоташтыручы, мөһим туристик урыннарны, транспорт узелларын һәм эре сәнәгать предприятиеләрен тоташтыручы, федераль трассаларга керү мөмкинлеген тәэмин итүче трассаларда эшләр башкардылар. Шулай ук зур булмаган авылларда яшәүчеләрнең транспорт белән тәэмин ителешен яхшыртучы юллар ремонтланды, – дип сөйләде Башкортостан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында 400 км юл һәм 1500 погон метр күперне норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

 

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас