Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 гыйнвар , 15:17

Техника сатып алуга 860 млн сум чыгымнарны компенсацияли

Башкортстанда авыл хуҗалыгы тармагында техник һәм технологик модернизацияләү буенча эш дәвам итәчәк. Шул ук вакытта техниканы яңарту өчен төп стимуллаштыручы фактор булып республика ярдәме калачак, дип ассызыкладылар БР Хөкүмәте утырышында.

Техника сатып алуга 860 млн сум чыгымнарны компенсацияли
Техника сатып алуга 860 млн сум чыгымнарны компенсацияли

Әйтик, 2026 елда техника һәм җайланмалар сатып алу чыгымнарын каплауга республика бюджетыннан 860 млн сум юнәлдерү планлаштырыла.

БР Хөкүмәте утырышында әйтүләренчә, төбәкнең агросәнәгать комплексы алдында торган беренчел бурычлар арасында техниканы язгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләүне оешкан төстә тәэмин итү, техника паркын яңарту темпларын 12-14 млрд сум күләмендә саклау, шулай ук аграр секторда пилотсыз очу аппаратлары паркын 50 берәмлеккә кадәр арттыру кала.

2025 елда Башкортстанның агросәнагәть комплексы предприятиеләре 12 млрд сумлык 2,2 мең берәмлектән артык техника сатып алган. Акчалата чагылышта бу үткән ел белән чагыштырганда 1,5 млрд сумга күбрәк. Авыл хуҗалыгын яңа Русия техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»милли проектының максаты булып тора

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас