Милли проектлар
20 Января , 13:27

Үзебезнең шифаханәләрдә ял итегез

Башкортстан шифаханәләрдә ял итүчеләр саны буенча төп-5кә керде.

Үзебезнең шифаханәләрдә ял итегезҮзебезнең шифаханәләрдә ял итегез
Үзебезнең шифаханәләрдә ял итегез

Башкортстан шифаханәләрдә ял итүчеләр саны буенча төп-5кә керде.

 

Бездән алдарак Кубань, Ставрополь, Кырым һәм Мәскәү өлкәсе шифаханәләре генә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча республиканың шифаханә-курорт комплексы яңадан илдә иң яхшыларның берсенә әйләнде, дип аңлашыла тармак мониторингы мәгълүматларыннан. Башкорт шифаханәләре, 200 меңләп ял итүчене кабул итеп, Русия буенча беренче бишлеккә керде. Бу Идел буе федераль округында беренче урын.

Республикага туристлар агымының аз гына кимүенә карамастан (-2%), республика шифаханәләренең керемнәре 15% ка – 8 млрд сумга кадәр арткан.

Уңыш күбесенчә республика шифаханәләренең бәяләренең җәлеп итүчәнлеге белән аңлатыла, дип шәрехләделәр Башкортстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында. Аларда тәүлек яшәүнең уртача бәясе 3,7 мең сум тәшкил иткән. “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында республика халкының сәламәтлеген ныгыту төп бурыч булып тора.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ике шифаханә 2026 елга дәүләт милкен хосусыйлаштыру планына кертелгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас