Сәламәт булыйм дисәң.
19-25 гыйнвар көннәрендә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы калорияләрне санауны популярлаштыру атналыгы уздыруны игълан итте. Сәламәт туклану организмның нормаль тереклек эшчәнлеген тәэмин итү, сәламәтлекне саклау, авыруларны профилактикалау һәм актив озын гомерлелек өчен нигез булып тора
– Рационның калориялелеген контрольдә тоту сәламәт туклануга бирелгәнлекне арттырырга ярдәм итә. Энергетик тигезлекне саклау симерүне профилактикалауда төп момент булып тора.
– Азык кеше өчен энергия һәм туклыклы матдәләр чыганагы булып тора. Калория-организмга азык белән кергән энергияне үлчәү берәмлеге. Сәламәтлекне һәм нормаль тән массасын саклау өчен рационның калориялелеге (энергетик кыйммәте) физик һәм хәрәкәт активлыгына чыгымнарга туры килергә тиеш
– Рационның калориялелеген бәяләүдә шәхси якын килү мөһим, кешенең җенесен, яшен, физик һәм хәрәкәтчәнлек дәрәҗәсен, шулай ук тән массасын исәпкә алырга кирәк.
– Азыкның калориялелеген контрольдә тотуны җиңеләйтү өчен, туендырылган һәм транс-майлар, аш тозы һәм өстәлгән шикәр (кондитер һәм ит-казылык эшләнмәләре, балык затлы ризыклары, тәмле кабымлыклар, татлы эчемлекләр, алкоголь, соуслар) күп булган тирән эшкәртү дәрәҗәсендәге продуктларны рационнан киметү, яки бөтенләй алу дөрес булыр. Ризыкны әзерләүнең аның азык кыйммәтен саклый торган иң яхшы ысуллары – кыздыру, кайнату һәм парда әзерләү.
Фото: fr.pinterest.com