Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 гыйнвар , 11:03

Чакмагышта яңа остаханә ачыла!

Күңел җылысын салып эшлиләр.  

Чакмагышта яңа остаханә ачыла!
Чакмагышта яңа остаханә ачыла!

Күңел җылысын салып эшлиләр.

 

22 гыйнварда Башкортстан Республикасының Чакмагыш районында «АРТ.ҺӨНӘР» иҗат остаханәсе ачыла. Ул Владимир Путин фәрманы бупенча эшләүче «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп эшләнә.

Бу урын үз куллары белән иҗат итәргә яраткан яки мәхәббәт белән эшләнгән уникаль әйберләрне бәяли бече һәркем өчен булдырылган.

Остаханә-ул уку сыйныфлары гына түгел, ә илһам өчен тулы бер киңлек. Монда һәркем күңеленә ятышлы шөгыль табар. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә һәркем төрле һөнәрләрне үзләштерә алачак: агач белән эшләүдән һәм ротангтан нәфис кәрзин үрүдән алып, конфет һәм сабынлы розалардан нәфис букетлар ясауга кадәр. Остаханәдә бәйләргә, чигәргә, хуш исле сабын ясарга һәм хәтта киездән җылы әйберләр тегәргә өйрәтәчәкләр. "Без һәр кеше — бала да, олылар да — көндәлек мәшәкатьләрдән арына һәм үзен чын оста итеп хис итә алырлык урын булдырырга теләдек. Һөнәр кешеләрне берләштерә, ә үз куллары белән ясалган әйбер һәрвакыт җылылык кисәген саклый. Безнең остаханә безнең белән бергә бу иҗади сәяхәткә чыгарга әзер булган һәркем өчен ачык», — диләр проектны оештыручылар Ләйсән Низаметдинова һәм Нәфисә Гыйльметдинова.

Моннан тыш, остаханәдә уникаль товарлар кибете эшләячәк. Биредә кулдан эшләнгән кабатланмас әйберләр сатып алырга мөмкин булачак, аларга осталар үзләренең бөтен сәләтен, күңел җылысын һәм яхшы теләкләрен салып эшләгән.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас