Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 гыйнвар , 11:42

Биредә иң мөһиме - әниләр һәм сабыйлар сәламәтлеге

Бәби тудыру йортларында тикшерүләр уза.

Биредә иң мөһиме - әниләр һәм сабыйлар сәламәтлеге
Биредә иң мөһиме - әниләр һәм сабыйлар сәламәтлеге

Бәби тудыру йортларында тикшерүләр уза.

 

Башкортстанда барлык бала тудыру йортларында сәламәтлек саклау министрлыгының эксперт төркемнәре аудит уздыра. Перинаталь үзәкләрнең әйдәп баручы белгечләре һәм эпидемиологлар командалары медицина ярдәменең һәм клиник киңәшләрнең яңартылган тәртипләрен үтәүне, авыр хәлдә медицина ярдәме күрсәтүне, санэпидрежим үтәлешен, кадрлар белән комплектланганлыкны һәм медицина хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен тикшерәчәкләр.

Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында медицина ярдәме күрсәтү куркынычсызлыгы-сәламәтлек саклауның берсүзсез өстенлеге.

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас