Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 гыйнвар , 14:22

Металлардагы ярыкларны "дәваларга" өйрәнгәннәр

Сәнәгать аңардан ел саен 2,5 трлн. сум күләмендә зыян күрә.

Металлардагы ярыкларны "дәваларга" өйрәнгәннәр
Металлардагы ярыкларны "дәваларга" өйрәнгәннәр
Уфа дәүләт нефть-техник университетының (УДНТУ) гыйльми коллективы Уфа Вузара студентлар кампусындагы Реверсив инжиниринг үзәгендә электр импульсы нигезендә корычтагы дефектларны төзәтү технологиясе өстендә эш алып бара. Галимнәр күзгә күренмәс вак ярыкларны "дәвалау" ысулын һәм алгоритмын уйлап тапкан.
Корыч детальләр һәм конструкцияләрнең "арып" җимерелүе һәм тутыгуы проблемасы сәнәгать индустриясе өчен иң чыгымлы эш булып кала. Сәнәгать аңардан ел саен 2,5 трлн. сум күләмендә зыян күрә. 
Кагыйдә буларак, җитешсезлекләрне бетерүдәге бүгенге ысуллар катлаулы корылмалар, зур энергия чыгымнарын һәм хезмәт ресурсларын таләп итә. Ә инде Уфа галимнәре уйлап тапкан югары тыгызлыктагы импульс тогын файдалану перспективалы альтернатива булып тора.  Яңа технология микроярыкларны "дәваларга" һәм аларның артуын булдырмаска ярдәм итә. Электр импульсы белән эшкәртү дефектлы участокларны яңарту, шулай ук энергия чыгымнарын, эш вакытын, эш бәясен киметү, корычның "гомерен" озайту мөмкинлеген бирәчәк.
УДНТУның "Корылмалар һәм эретеп ябыштыру һәм контроль" кафедрасы профессоры, проект җитәкчесе Сергей Дмитриев белдерүенчә, хәзер аларның төп максатлары яңа технологияне киң кулланышка кертү. Атап әйткәндә, аны тимернең тутыгуына каршы көрәштә файдаланмакчылар. Дөнья фәнендә бу юнәлештә эш бара, тикшеренүчеләр электроимпульс белән эшкәртүнең чынлап та тутыгуны акрынайта алуын күрә, әмма барысы да материалга килеп терәлә, чөнки аларның исәбе-саны юк һәм аларның һәркайсының үзенә аерым ысул кирәк. Шуңа күрә тикшеренүләрне дәвам итәчәкбез әле, ди С. Дмитриев.
Проект Русия Мәгариф министрлыгының "Приоритет - 2030" ("Яшьләр һәм балалар" милли проекты) программасы булышлыгында гамәлгә ашырыла.
 
Белешмә. 
Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча, Русиядә заманча кампус челтәрләре төзелә. 2030 елга кадәр аларның санын 25-кә җиткерү планлаштырылган.  РФ Хөкүмәте һәм Русия Мәгариф министрлыгы шушы юнәлештә  эш алып бара. Әлеге вакытта "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында шундый 24 студент шәһәрчеге проектлана һәм төзелә. 2036 елга кадәр аларның саны 40-ка кадәр җитәчәк.
Башкортстан - заманча кампуслар челтәрен төзү буенча федераль проект тормышка ашырылган Русиянең пилот төбәкләренең берсе. Евразия гыйльми-белем үзәгенең Вузара студентлар кампусының беренче чираты Уфада 2024 елның февралендә ачылды.
 
#молодежьидети   #нацпроектмолодежьидети
 
Кампус-Uфа сайты буенча.
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас