Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 гыйнвар , 16:29

Быел 144 торак пункты төзекләндереләчәк

Моның өчен федераль бюджеттан 1,2 млрд. сум бүленгән.

Быел 144 торак пункты төзекләндереләчәк
Быел 144 торак пункты төзекләндереләчәк
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров белдерүенчә, соңгы елларда республикада уңайлы яшәү мохитенә ия булган калалар саны арта. 2018 елда алар нибары алты булса, 2023 йомгакларына ярашлы 17-гә җиткән. 2025 ел ахырында бу мактаулы исемлеккә республикабызның 21 шәһәре керүе билгеле булды.  Алты ел эчендә яшәү өчен уңай мохитле шәһәрләр саны 33%-тан 100% җиткән.  Шул ук вакытта Уфабыз миллионнан артык кеше яшәгән Русия шәһәрләренең иң яхшы бишесе исәбенә кергән. 
БР торак - коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова билгеләвенчә, ел саен Башкортстанда җәмәгатьчелек территорияләрен төзекләндерүгә һәм уңайлы мохит тудыруга зур игътибар бүленә. "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты буенча тормышка ашырылучы "Уңайлы шәһәр мохитен тудыру" программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Былтыр шушы программага 1,2 млрд сум бүленгән. Федераль бюджет исәбенә 100 җәмәгатьчелек территориясе төзекләндерелгән, башка программалар булышлыгында 70 территориядә эшләр алып барылган.
Атап әйткәндә, Октябрьскийда Җиңү паркы комплекслы тезекләндерелгән. Нефтекамада шәһәр округы эченә кергән торак пунктларында, ягъни шәһәрдән тыш, 3 авылда тезекләндерү эшләре барган. Караидел район үзәгендә үзәк мәйдан яңарыш кичерсә, Баймак районының Темәс авылында "Темәс - республиканың беренче башкаласы" проектының икенче этабы башкарылган.
Төзекләндерү өчен билгеләнгән бөтен объектлар Бөтенрусия тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнә. 2025 елда муниципалитетлар 241 территорияне тәкъдим иткән, беренче тапкыр гражданнар  6 территорияне күрсәткән. Тавыш бирү йомгакларына ярашлы, 144 территория җиңгән. Ирина Голованова билгеләвенчә, объектларның барысын да 2026 елда төзекләндерү планлаштырыла, моның өчен федераль бюджеттан 1,2 млрд. сум бүленгән.

"Башинформ" буенча.

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас