

2026 ел — илдә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дүртөйле районы мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшчеләр оештырган Дәрестән тыш дәрестә балалар Русиянең төрле почмакларындагы кышкы бәйрәмнәрнең гаҗәеп дөньясына чумдылар. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Бу сәяхәт барышында балалар төрле төбәкләрдә һәм халыкларда Яңа елны ничек каршылауларын, бәйрәм итүне нинди уникаль йолалар һәм ритуаллар озата баруын, Яңа ел төнендә илнең төрле почмакларында нәрсә белән сыйлауларын, вакыт узу белән бәйрәм һәм бизәнү әйберләренең ничек үзгәрүен белделәр. Шулай ук кайбер мәктәпләрдә дәрестән тыш дәресләрдә ата — аналар да актив катнашты-алар үз традицияләре белән уртаклаштылар һәм балаларга һәр мәдәниятнең үзенчәлеген яхшырак аңларга ярдәм иттеләр.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте.