Милли проектлар
15 Января , 08:44

Урманда 676 тәртип бозу очрагы ачыклаган

2025 елда урман инспекторлары 24,5 меңгә якын рейд үткәргән. 

https://forest.bashkortostan.ru/https://forest.bashkortostan.ru/
Фото:https://forest.bashkortostan.ru/

Башкортстанда урманнарга зыян китергән өчен 7,4 миллион сумнан артык штраф язганнар.

2025 елда Башкортстанның дәүләт урман инспекторлары 24,5 меңгә якын патруль һәм рейд үткәргән. Республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Юнир Садыйков әйтүенчә, белгечләр агачларны законсыз кисүне дә кертеп, 676 хокук бозу очрагын ачыклаган.

170 җинаять эше кузгатылган, билгеләнгән штрафлар суммасы 7,4 миллион сумнан артып киткән.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, узган елда профильле инспекторлар 40 яңа махсус техника алган.

Әйткәндәй, эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экологик хәвефсезлек” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында алып барылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас