Милли проектлар
15 Января , 07:46

“Тимер атлар” арта

Корал эшләр – ир мактаныр, диләр.

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

2025 елда Башкортстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре 12 миллиард сумлык 2,2 меңнән артык техника сатып алган.

Акчага әйләндергәндә, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,5 миллиард сумга күбрәк.

Авыл хуҗалыгын илнең яңа техникалары һәм җайланмалары белән тәэмин итү Русия җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” милли проектының максаты булып тора, диләр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Ведомство мәгълүматы буенча, хуҗалыклар 281 трактор, 184 ашлык җыю һәм 59 мал азыгы җыю комбайннары, 50 үзйөрешле сиптергеч, 370 туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм башка төр техника сатып алган.

“Нәтиҗәдә төбәктә 2019 елдан башлап 82 миллиард сумлык 20,8 меңнән артык техника һәм корылма сатып алынды, бу агросәнәгать комплексының техник паркын уңышлы модернизацияләүгә ярдәм итте”, – ди авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас