Милли проектлар
14 Января , 07:05

Әйберләрне – бушлай арендага

Башкортстанда гаиләләр әйберләрне бушлай арендалаудан файдалана ала.

Әйберләрне – бушлай арендагаӘйберләрне – бушлай арендага
Әйберләрне – бушлай арендага

   Мондый хезмәтне «Гаилә» милли проекты кысаларында күрсәтәләр. Гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтелә — авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен товарларны бушлай прокатка бирү каралган.

    БР Хезмәт министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2025 елда «Гаилә» үзәкләре базасында прокат пунктларына 317 гаилә мөрәҗәгать иткән, ә 2023 елдан барлыгы 1340 гаилә ярдәм алган.

    Иң популяр товарлар — балалар товарлары (караватлар, биләү комодлары, ванналар, коляскалар, автокреслолар һәм автолюлькалар, ашату өчен урындыклар, ходункилар, чаналар, велосипедлар һәм башкалар). Һәм тагын да торакны ремонтлау өчен инструментлар – лобзиклар, шуруповертлар, перфоратор һәм  культиваторлар.

     

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас