

Башкортстан «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Урманнарны саклау» федераль проектында катнашуын дәвам итә, дип хәбәр иттеләр БР Урман хуҗалыгы министрлыгында.
Әлеге масштаблы проектны финанслау тулысынча федераль бюджет хисабына тәэмин ителә. "2026 елда Башкортостан „Урманнарны саклау“ федераль проекты кысаларында 278 миллион сум алачак. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк. Бу күрсәткеч буенча безнең республика - Идел буе федераль округында лидер, Русиядә без икенче урында",-дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте премьер — министры Андрей Назаров һәм федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларның экология өчен зур ярдәм булуын өстәде.
Алар ярдәмендә төбәктә ел саен ябык тамыр системалы 1,2 млн үсенте үстерү өчен яңа теплица комплексы төзеләчәк. Бу төбәктә урманнарны тергезү нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак.
Моннан тыш, акчаларның шактый өлеше урманнарны янгыннан саклауга юнәлдереләчәк. Урманчыларның техник арсеналы махсус җиһазлар һәм яңа видеомониторинг камералары белән тулыланачак. Бу урман фондының торышына чын вакыт режимында контрольне
көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Чагыштыру өчен: 2025 елда Башкортстан «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча 88,4 млн сум акча алды.