Милли проектлар
13 гыйнвар , 08:50

Кытайга агач материаллары экспорты артты

Экспорты 70 проценттан да киметмәскә!

Кытайга агач материаллары экспорты арттыКытайга агач материаллары экспорты артты
Кытайга агач материаллары экспорты артты

 

Экспорты 70 проценттан да киметмәскә!

 

2025 елда Башкортстан Кытайга 17,82 мең кубометр юнәлешле йомычка һәм агач йомычка плитәләре (ОСП һәм ДСП) экспортлаган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә.

Агачны тирәнтен эшкәртү продукциясе Россельхознадзор карамагындагы «ВНИИЗЖ» Башкортстан сынау лабораториясендә лаборатор тикшеренүләр узды.

"Энтомологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча карантинлы организмнар ачыкланмаган. Агач плитәләр контейнер поездлары белән озатылган. Кытай Халык Республикасына кертелгән MF-PB, OSB/3 ECO, PB STANDARD һәм PB E-LE маркалы агач плитәләр, ламинацияле такта күләме, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2 мең куб метрга арткан», — дип ассызыкладылар Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, бу эшләр Владимир Путин фәрманы буенча кабул ителгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты 2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да киметми реаль үсешен тәэмин итү.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас