

Быел старт алган яңа «Агропрофессионалитет» программасы ярдәмендә төбәкләр аграр көллиятләрне үстерүгә грантлар алачак.
Программа «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының «АПКда кадрлар» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, дип искәрттеләр Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.
«Агропрофессионалитет» программасына конкурс буенча Россиянең 13 төбәгеннән 18 проект узды, шуларның икесе — Башкортстаннан. Грантка сайлап алуда Русиянең 46 субъекты катнашты, алар Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына 76 үсеш проекты буенча заявка документациясе тапшырдылар.
«Грантка Аксенов һәм Урал аръягы агросәнәгать көллиятләре сайлап алынды,-дип хәбәр итте хөкүмәт вице — премьеры-БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Акчалар инфраструктураны һәм җиһазларны, матди-техник базаны яңартырга, җиһазлар һәм программалар сатып алырга, белем бирү программаларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Болар барысы да гадәттәгечә компетентлы белгечләр, тармак җитәкчеләре һәм булачак фермер-эшмәкәрләр әзерләү өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төзи торган системаның мөһим өлешенә әвереләчәк». Өстәп әйтик, программада катнашу өчен мәҗбүри шарт булып көллиятнең агротехкласслар булган мәктәп һәм бизнес — булачак эш бирүче белән партнерлыгы тора.