Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 гыйнвар , 21:05

Телемедицина ярдәмгә килә

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында тармакны цифрлаштыруга кайбер нәтиҗәләр ясадылар. Бер ел эчендә дәвалау учреждениеләрендә 94 млн электрон документ булдырылган.

Телемедицина ярдәмгә килә
Телемедицина ярдәмгә килә

 

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында тармакны цифрлаштыруга кайбер нәтиҗәләр ясадылар. Бер ел эчендә дәвалау учреждениеләрендә 94 млн электрон документ булдырылган. Төбәктә пациентларның 92% ы кушымталар һәм сервислар аша онлайн языла. Ясалма интеллект 380 мең медицина сурәте(рентген, КТ, МРТ, УЗИ-сурәт) эшкәрткән. Цифрлаштыру нәтиҗәсендә 2025 елда төбәк халкы, үз бистәсеннән чыкмыйча, 183 мең телемедицина консультациясе алган.

Бу «Цифрлы ФАП» проектын кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип шәрехләделәр сәламәтлек саклау министрлыгында. Хәзер фельдшерлар вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен ачарга, тар белгечләр белән киңәшләшергә, медицина мәгълүматларын (мәсәлән, анализлар яки ЭКГ нәтиҗәләре) бәяләмә алу өчен эрерәк хастаханәгә җибәрергә мөмкинлек бирә.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас