Башкортстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала. 2026 елда бу юнәлеш буенча федераль финанслау күләме өч тапкырга диярлек артачак. Төп проектлар арасында: Уфа циркын реконструкцияләүне башлау; рус драма театрын яңартуга әзерлек; яшь тамашачы театрының яңа бинасын җиһазлау; Уфада узачак Бөтендөнья балалар фольклориадасын үткәрүгә әзерлек.
-Безнең мәдәният учреждениеләре күңел өчен урын булырга тиеш — кеше яктылык алып, кире кайту теләге белән чыксын аннан, — ди Әминә Шәфыйкова.