Былтыр Башкорстанда 700 километрдан артык юлга һәм 2 мең метр күпергә ремонт ясалган. Шуның 320 километрдан артыгы - республика юллары. Ремонт ясалган 1100 погон метр күперләр "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты чикләрендә яңартылган.
Атап әйткәндә, 2025 елда Борай - Иске Балтач - Куеда юлының 28 километры ремонтланса, Белорет - Учалы - Миәсс трассасының - 11 километры, Магниогорск - Ира юнәлешендә 8 км.-дан артык, Стәрлетамак - Белорет -Магнитогорск юлының - 5 км, Кушнаренко - Чакмагыш - Бакалы юлының - 5 км, Уфа - Инҗәр - Белорет юлының 4 километры яңырыш кичергән.
БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова белдерүенчә, юл эшләре район үзәкләрен Уфа белән бәйләүче юлларда барган. Ул юллар федераль трассаларга илтүче мөһим туристик урыннарны, транспорт узелларын һәм эре сәнәгать предприятиеләрен тоташтыра. Шулай ук зур булмаган авылларда яшәүчеләр өчен транспорт йөрүен яхшырту җәһәтеннән юлларга ремонт ясалган.
"Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты буенча эшләр 2026 елда дәвам итәчәк.
БР Хөкүмәте сайтыннан.