Милли проектлар
2 Января , 15:23

“Йомырка һәм кош ите җитештерү – мөһим юнәлеш”

Шулай ди республиканың авыл хуҗалыгы министры.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

“Башкортстан Бройлеры” авыл хуҗалыгы предприятиесе 2,4 миллиард сумлык инвестпроектны гамәлгә ашыруны төгәлли.

Әлшәй районында “Башкортстан Бройлеры” авыл хуҗалыгы предприятиесе “Бройлерның соңгы гибриды йомыркаларын җитештерү буенча икенче дәрәҗә репродуктор төзү” инвестиция проектын гамәлгә ашыруны төгәлли. Аның планлы бәясе – 2 млрд 392 млн сум.

Инвестиция проекты 2019 елның мартында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә “Инвестиция сәгате” форматында Иинвестиция комитеты утырышында каралды. Инициатива 60 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән.

– Йомырка һәм кош ите җитештерү – төбәк өчен актуаль юнәлеш, – диде Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Өстәвенә, безгә республика агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын арттырырга кирәк.

Әйткәндәй, агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауда төп бурыч булып ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “АПК продукциясен экспортлау” милли проекты чараларын гамәлгә ашыру тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас