

Владимир Путин спортчыларга түләүләр турында законны яңартты.
Башкортстанны Мәскәүдә Русиянең иң яхшы спорт төбәге дип таныдылар. Бу безнең спортчыларга арытаба җиңүләргә ирешүдә зур ышанычлар өсти. Ул гына түгел, Владимир Путин югары спорт нәтиҗәләре булган яисә аларга ирешүгә ярдәм иткән гражданнарга Русия Президенты стипендиясен алу хокукына ия затлар категорияләре исемлегенә үзгәрешләр кертү турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә, беренче урыннарны алган җыелма команда спортчылары ел дәвамында 59280 сум алачак, икенче урын өчен 57200 сум, өченче урын өчен 55120 сум каралган.
Чемпионнар әзерләгән җыелма командаларның тренерлары 26000 сумнан 62400 сумга кадәр, белгечләр 26000 сумнан 55120 сумга кадәр түдәү алачак. Димәк, безнең спорт дөньясында да матур үзгәрешләр булыр дип ышанабыз.