

Уфада табиблар игезәк сабыйлар тудырган әнинең гомерен саклап калганнар.
Табибларга нинди генә хәлләр белән очрашырга туры килми. Кайсы вакыт ул шулкадәр четерекле була. Әмма белемле, тәҗрибәле белгечләрнең булуы күп кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Уйлап карасаң, әллә нинди программалар, проектлар эшләп торса да, иң беренче очракта табиб белеме, аның олы йөрәге гомерләрне әҗәл авызыннан йолкып ала. “Гаилә” гомумдәүләт проекты шул белгечләрне заманча технологиләр белән тәэмин итүдә зур адым булып кына тора.
Г. Куватов исемендәге РКБ Перинаталь үзәге табиблары шушы көннәрдә бер ананы үлем тырнагыннан алып калды.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, 37 яшьлек пациент медицина учреждениесенә ашыгыч рәвештә кергән. Аңа кесарево ясаганнар һәм игезәкләр дөньяга килә. Әмма операциядән соң хатынның хәле начарлана. Ул сулыш алу авырлашуга, һава җитмәүгә, йөрәк тибеше ешаюга зарлана. Контрастлы КТ үткәргәннән соң, үпкә артериясенең вак тармаклары тромбоэмболиясе (ТЭЛА) һәм үпкә шеше диагнозы куела. Министр аңлатканча, ТЭЛА-төрле авыруларның, шулай ук операциядән соңгы һәм бала тудырганнан соңгы чорларның иң фаҗигале катлаулануларның берсе, ул бик тиз арада пациентның гомерен өзәргә мөмкин, чуөнки ул артериянең кысылуыннан гыйбарәт.
Йөклелек вакытында физиологик гиперкоагуляция формалаша, ул вакытта булачак ананың организмы бала табуга әзерләнә һәм кан китүдән саклана. Куркынычның югары төркемендәге пациентлар өчен вәзгыять катлаулана. Табиб-акушер-гинекологлар, анестезиолог-реаниматологлар, кардиолог һәм ангиохирург әникешенең гомерен саклап калганнар: әни белән сабыйлар өйләрендә инде. Бишек җырлары яңгырап торсын. Сәламәт булыгыз, әниләр һәм бәбиләр.