Милли проектлар
24 декабрь 2025, 04:45

Яңа Мөслимдә- яңа елга яңа клуб!

Яңа мөслимлеләр бу бәхеткә лаек.

Яңа мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!Яңа мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Яңа мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!

Яңа мөслимлеләр бу бәхеткә лаек.

 

23 декабрьдә Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында яңа күпфункцияле мәдәният йортында беренче тантаналы чара узды. Әлеге әһәмиятле проектны төзү «Мәдәният» гомумдәүләт проекты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның төбәкнең социаль инфраструктурасын үстерү буенча максатчан эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.

900 квадрат метр мәйданлы мәдәният йорты халыкның иҗади үсеше өчен барлык кирәкле шартлар белән җиһазландырылган. Биредә 150 урынлык иркен тамаша залы, хореография залы, китапханә һәм күргәзмәләр залы, түгәрәкләр өчен иҗади студияләр урнашкан.

Тантаналы чарага Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин, Олы Ыктамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гыйльманшина килде.

Бәйрәм халык йоласы буенча башланды — кунакларны җырлап, ипи‑тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Аннары Эльвира Җиһаншина мәдәният йорты буйлап экскурсия уздырды, декоратив‑гамәли сәнгать күргәзмәсе белән таныштырды, анда халык осталарының иң яхшы эшләре тәкъдим ителде.

Экскурсиядән соң кунаклар иркен тамаша залына җыелдылар, анда аларны тантаналы чара һәм концерт программасы көтә иде. Сәламләү сүзе белән Әнис Әсәдуллин чыгыш ясады: "Яңа Мөслим авыл мәдәният йорты һәркем күңеленә хуш килерлек урын, яңа иҗади идеяләр тудыру мәйданчыгы, халык арасында элемтәләр ныгый торган урын булсын. Аның һәрвакыт иҗат белән тулы булуын телим!»

Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова яңартылган мәдәният йорты авылның киләчәк үсешенә һәм мәдәният хезмәткәрләренә иҗади планнарын тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.

Атаклы якташыбыз Рифкать Вәкил улы Исрафилов, М.Горький исемендәге Оренбург өлкә драма театрының сәнгать җитәкчесе, РФ халык артисты, РФ Дәүләт премиясе һәм «Алтын битлек» ("Золотая маска") Русия милли театр премиясе лауреаты исеменнән сәламләү адресы укылды.

Шулай ук авылдашларны истәлекле вакыйга белән СВОда катнашучы Илнар Усманов, Сәрия һәм Наил Нурыевлар, хатын-кызлар советы рәисе Фәүзия Һадиева һәм Рида Вахитова котладылар.

Яңа Мөслим мәдәният йорты һәм мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары, Уфа артистлары — Башкорт дәүләт филармониясе солистлары, Башкортстан Республикасының атказанган артистлары Искәндәр Газизов һәм Дамир Таипов бәйрәм рухы тудырды. Тамашачылар концертта катнашучыларның барысын да бик теләп каршы алдылар, һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.

Яңа мәдәният йорты ачылу авыл халкы өчен яңа ел алды бүләге һәм Мәчетле районының мәдәни тормышын үстерүдә мөһим адым булды. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июнендә Яңа Мөслим авылы халкы Радий Хәбировтан мәдәният йорты төзүне сораган иде. Бу көнне республика башлыгы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән фольклор ансамбль артистларының туганнары һәм авылдашлары янына килде. 2021 елның 29 маенда җиңел автомобиль өлкән яшьтәге артистлар «Кәкүк чәе» йола бәйрәменә барган атлы-арбага бәрелә. Радий Хәбиров бу проблеманы хәл итү өчен заманча мәдәният сараен төзи башларга кушты. Төзелеш 2024 елның җәендә башланды һәм 2025 елның декабрендә тәмамланды. Проектны «АС-Проект» институты эшләде, ә генподрядчысы – «Капитал Строй» ҖЧҖ чыкты. Эшләрнең бәясе, җиһазларны санамаганда, 126,14 млн сум тәшкил иткән, гәрчә контрактның башлангыч бәясе 127,78 млн булса да. Мәдәният йортының рәсми ачылышы 10 декабрьдә видеоконференция форматында да узды.

 

Чыганак: Мәчетле районы хакимияте матбугат хезмәте сайты.

 

 

 

 

 

 

 

Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Мөслимлеләр бу бәхеткә лаек!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас