Милли проектлар
23 декабрь 2025, 09:51

Студентлар ватанны саклаучылар өчен кием тегә

Бу яшьләр өчен кыйммәтле тәҗрибә генә түгел, уртак изге эшкә өлеш салу да.

Студентлар ватанны саклаучылар өчен кием тегәСтудентлар ватанны саклаучылар өчен кием тегә
Студентлар ватанны саклаучылар өчен кием тегә

«Үзебезнекеләр өчен тегәбез һәм бәйлибез. Башкортостан» волонтерлар хәрәкәте Вузара кампусы резиденты — Уфа дәүләт нефть-техник университеты укытучылары һәм студентлары төсендә ышанычлы союздашка ия булган. Рәисе Гөлдәр Сибагатуллина җитәкчелегендәге хәрәкәт вәкилләре белән кампустагы очрашуда проект презентациясе үтте, эш үрнәкләре күрсәтелде һәм җылы толстовкалар тегү өчен әзер кисеме (крой) тапшырылды.

         УДНУның Бизнес экосистемасы һәм креатив индустрияләр институтының «Технология һәм кием конструкциясе» кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Зарема Григорьева җитәкчелегендә 4 курс студентлары миниконвейер оештырды, бурычлар бүлеште һәм тегүгә тотынды.  Бу яшьләр өчен кыйммәтле тәҗрибә генә түгел, уртак изге эшкә — махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә өлеш салу да.

         Белешмә. РФ президенты Владимир Путин фәрманы буенча, Русиядә заманча кампуслар челтәре төзелә. 2030 елга кадәр илдә 25 кампустан торган челтәр барлыкка килергә тиеш.  Әлеге вакытта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты булышлыгында шундый 24 студентлар шәһәре төзелә һәм проектлана.  2036 елга кадәр аларның саны 40-ка җитәчәк.

         Башкортстан — заманча кампуслар челтәре төзү буенча федераль проект тормышка ашырылган Русиянең беренче төбәге.  Евразия гыйльми белем бирү үзәгенең Вузара студентлар кампусының беренче чираты Уфада 2024 елның февралендә ачылган иде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас