Милли проектлар
23 Декабря 2025, 08:29

Китапханә бронза дипломына лаек

Китапханә проекты 54 илдән 1289 гариза арасыннан катгый сайлап алуны уңышлы үткән. 

Китапханә бронза дипломына лаекКитапханә бронза дипломына лаек
Китапханә бронза дипломына лаек

Тәтешле район китапханәсенең дизайн-проекты «Алтын Трезини» VIII Халыкара премиясенең бронза дипломына лаек булган. Халыкара дәрәҗәдәге бу бүләк архитектура һәм дизайн өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен тапшырыла.

 Югары Тәтешле авылында урнашкан китапханә проекты 54 илдән 1289 гариза арасыннан катгый сайлап алуны уңышлы үткән.  Яңа буын китапханәсе «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты чикләрендә булдырылган. Китапханә — уку, белем алу һәм аралашу өчен заманча киңлек.  Бинаның гомум мәйданы — 757 квадрат метр, ә китап фонды 30 мең данәдән артык тәшкил итә.  Китапханә —Тәтешле районы авыллары китапханәләре системасының бер өлеше.  Ул үзенең эченә 24 китапханәне, шул исәптә 5-се модельле, ала.

         «Алтын Трезини» премиясенә лаек булу җиңүгә аерым зур дәрәҗә өсти. Аның уникальлеге шунда ки, җиңүчеләр проектлары рәсми рәвештә музей экспонатларына әверелә һәм Санкт-Петербургның Дәүләт тарих музее җыентыгына кертелә.

Китапханә бронза дипломына лаек
Китапханә бронза дипломына лаек
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас