Дүртөйледә 11 гаилә Яңа елны яңа фатирларда каршы алачак.
Элек алар Беренче Май һәм Урал урамнарындагы авария хәлендәге йортларда яшәгәннәр. Хәзер алар шәһәр үзәгендә диярлек урнашкан яңа биш катлы йортка күчкәннәр.
Башкортстанның Төзелеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, йорт туйлаучылар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында авария хәлендәге торактан күчерү программасының яңа этабында катнашканнар.
Йорт 2023 елда Торак төзелешен үстерү фонды тарафыннан төзелгән. Бу – Дүртөйле районында ташламага ия булучылар өчен каралган 11нче күп фатирлы йорт.
Төзелеш министрлыгы мәгълүматы буенча, соңгы алты елда шәһәрдә һәм районда гомум мәйданы 1,5 мең квадрат метр булган тугыз авария хәлендәге йортта яшәүчеләр яңа торакларга күчерелгән.