Милли проектлар
18 декабрь 2025, 11:05

Укучыларда кызыксыну уятучы чара

Илеш районы укучылары Уфа нефть-техник университеты укытучылары белән очрашты.

Укучыларда кызыксыну уятучы чараУкучыларда кызыксыну уятучы чара
Укучыларда кызыксыну уятучы чара

    «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп,  Илеш районы Югары Яркәй авылының 1нче гимназиясендә Уфа дәүләт нефть- техник университетының химия лабораториясенең күчмә чарасы узды.

     Оештыручылары – УДНТУ укытучылары – табигый-фәнни дисциплиналар белән кызыксынучы һәм химия дөньясын тирәнрәк аңларга омтылучы профильле сыйныфлар белән очрашты.

    Чараның программасы катнашучылар өчен кызыклы һәм бай булды. Укучылар хәвефсез химия лабораториясе нигезләре белән таныштылар, мавыктыргыч химик тәҗрибәләр карадылар, шулай ук УДНТУга керү һәм әзерлек юнәлешләрен сайлау мөмкинлекләре белән таныштылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас