

Башкортстан – журналистика өлкәсендә инициативалар буенча алда, дип исәпли РФ Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев. Ул Башкортстан Башлыгының журналистика өлкәсендәге «Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык» премиясе нәтиҗәләрен, республика җитәкчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы хезмәттәшлекнең алдынгы тәҗрибәсен билгеләп ътте.
"Уфада еш булам, Радий Фәрит улы Хәбиров бу премияне булдыру һәм нинди номинацияләр булачагы турында игълан иткән вакытта да булдым. Күптән түгел кабат Уфада Башкортстан Журналистлар берлеге съездында булдым, анда республика Башлыгы да катнашты. Чыгыш ясаганда, мин Радий Фәрит улына журналист җәмәгатьчелегеннән массакүләм мәгълүмат чараларына, журналистларга дөрес мөнәсәбәте өчен зур рәхмәт әйттем.
Тулырак бу хакта сылтама аша кереп укырга була: https://www.bashinform.ru/news/social/2025-12-17/vladimir-soloviev-otmetil-opyt-vzaimodeystviya-vlasti-bashkirii-i-smi-4511236?ysclid=mjb99ffhq8834826223