Милли проектлар
18 Декабря 2025, 10:35

Терлекләргә яхшы мал азыгы булсын дип

Башкортстан Латвиягә авыл хуҗалыгы маллары өчен югары протеинлы азык экспортлаган.

Терлекләргә яхшы мал азыгы булсын дипТерлекләргә яхшы мал азыгы булсын дип
Терлекләргә яхшы мал азыгы булсын дип

  Башкортстанның май экстракцияләү предприятиеләре ел башыннан 74 мең тонна көнбагыш шроты — авыл хуҗалыгы терлекләре өчен югары протеинлы азык өстәмәсе экспортлаган. Мондый мәгълүматларны Россельхознадзорның БР буенча идарәсе китерә.

    Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Латвиягә экспорт өчен Куергазы районының Маячный касабасыннан май экстракцияләү предприятиесе тарафыннан әзерләнгән 2,5 мең тонна гранулалы көнбагыш шротын җибәрүне контрольдә тоттылар.

     Экспортка җибәреләчәк продукция үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә комплекслы тикшеренүләр узды. Куркыныч карантин организмнары ачыкланмаган.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас