Милли проектлар
16 Декабря 2025, 14:58

Тагын биш полилингваль мәктәп кирәк

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең Цурда узган оператив киңәшмәсендә беренче вице-премьер Урал Кильсенбаев хәбәр итте.

Тагын биш полилингваль мәктәп кирәкТагын биш полилингваль мәктәп кирәк
Тагын биш полилингваль мәктәп кирәк

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең Цурда узган оператив киңәшмәсендә беренче вице-премьер Урал Кильсенбаев хәбәр итте.

 

 

Сишәмбе көнне Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев республиканың полилингваль мәктәпләре челтәре эше турында доклад белән чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә полилингваль мәктәпләрнең төбәк челтәренә 11 алдынгы белем бирү учреждениесе керә, алар географик яктан республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында урнашкан. Болар-Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Учалы, Баймак шәһәрләре, шулай ук Стәрлебаш, Мишкә, Тәтешле һәм Хәйбулла районнары

Аларда укыту башкорт, татар, чуаш, удмурт, мари телләрендә алып барыла.

Агымдагы уку елында полилингваль мәктәпләрдә 11 меңләп бала белем ала, шуларның 1183-е беренче сыйныф укучылары. Моннан тыш, Уфада һәм Стәрлебаш авылында полилингваль балалар бакчалары эшли.

– Башкортстанның полилингваль мәктәпләре-матди-техник яктан яхшы җиһазландырылган, барлык кирәкле уку җиһазлары булган, матур һәм иркен биналарда урнашкан заманча мәгариф оешмалары.

2030 елга кадәр республикада тагын 5 полилингваль мәктәп ачарга планлаштырабыз, — дип хәбәр итте Урал Кильсенбаев.

Бу адым “Балалар һәм яшьләр” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылучы иң масштаблы эшләрнең берсе.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас