

Анда күп профильле көллият ачарга планлаштыралар.
Сүз бүгенге көндә үз көллияте булмаган Тәтешле районы турында бара. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Цурда узган хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Тәтешледә күп профильле көллият ачу кирәклегенә басым ясады.
Мондый мөмкинлекне карауны ул беренче вице-премьер Урал Кильсенбаевка һәм республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбердинга йөкләде.
- Тәтешледә көллият кирәк. Районда яхшы көллият булмаганлыктан, егетләр читкә китәләр. Мөмкин булганча, күппрофильле көллият ачарга кирәк, - диде ул. Урал Кильсенбаев билгеләп үткәнчә, бу уңайдан якын арада эшләнәс эшләр буенча кайбер фикерләр бар инде.
Туган якта яшьләрне күбрәк калдыру өчен барлык шартлар да булырга тиеш. Бу уңайдан эшләп килүче “Кадрлар” гомумдәүләт проекты мөмкинлекләрен киңрәк кулланырлар дип ышанасы килә.
Фото: sobkor102.ru