Милли проектлар
16 Декабря 2025, 07:48

Людвиг ван Бетховен дөньясында булдылар

Чын музыка иленә сәяхәт кылдылар.

Людвиг ван Бетховен дөньясында булдыларЛюдвиг ван Бетховен дөньясында булдылар
Людвиг ван Бетховен дөньясында булдылар

Чын музыка иленә сәяхәт кылдылар.

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Чакмагыш авылы балалар модель китапханәсенең «Баскыч» сенсор-китапханә бүлмәсендә В.В. Путин фәрманы буегнча эшләп килүче «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Игелек территориясе» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә «Саңгырау даһи тавышлар дөньясында» музыка терапиясе дәресе үткәрелде. Ул бөек алман композиторы, пианист һәм дирижер Людвиг ван Бетховенның тууына 255 ел тулуга багышланган иде.

Очрашу композиторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башланды. Бетховенның авыр һәм фаҗигале язмышы, ишетү сәләтен югалту, «Героическая», «9 симфония» һәм башка бөек әсәрләр иҗат итү катнашучыларда көчле тәэсир калдырды.

«Бетховенны күчереп язу» фильмы фрагментларын карадык һәм фикер алыштык. Композиторның «Лунная соната» әсәре өчен VR күзлек кулланып, балалар су асты дөньясының искиткеч атмосферасына чумдылар һәм аның матурлыгын һәм төрлелеген океан төбендә булган кебек күрә алдылар.

"Иҗаты дөнья сәнгатенең иң бөек хәзинәләрен тәшкил иткән һәм шул ук вакытта иң киң тыңлаучылар даирәсенә дә ирешерлек, сүзнең чын һәм тирән мәгънәсендә дөньякүләм популярлык казанган композиторлар аз. Бетховен музыкасы тирән һәм күпкырлы. Композитор әһәмиятле иҗтимагый вакыйгаларга бай чорда туа, бу аның дөньяга карашы формалашуына йогынты ясый.

Балалар композиторның фаҗигале язмышы турында белделәр, аның әсәрләрен ишеттеләр, аның турында фильм турында фикер алыштылар һәм кайчандыр ерак заманнарда матурлык, музыка, сәнгать иҗат иткән даһи кешеләр яшәгәнен аңладылар», — дип уртаклашты баш китапханәче Илмира Шәфыйкова.

Фото: mmdm.ru

Людвиг ван Бетховен дөньясында булдылар
Людвиг ван Бетховен дөньясында булдылар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас