Милли проектлар
11 Декабря 2025, 05:32

“Тормыш җыры”

Яңавылда “Тормыш җыры” спектакленең премьерасы булды.

https://yanaul-cultura.bash.muzkult.ruhttps://yanaul-cultura.bash.muzkult.ru
Фото:https://yanaul-cultura.bash.muzkult.ru

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә “Хәят” Яңавыл татар халык театры Мирсәй Әмир әсәре буенча “Тормыш җыры” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Гаилә” милли проекты кысаларында узды.

Спектакль Яңавыл районының Яңа Артавыл, Кисәк Каен, Иткенә, Прогресс авылларында уңышлы күрсәтелде.

Режиссер, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Салават Хәмзин җитәкчелегендә яшь актерлар сәхнә ветераннары белән бергә Бөек Ватан сугышының кырыс елларында кешеләрнең язмышларын чагылдырган драматик тарихны ачтылар. Бу – барлык тыл хезмәтчәннәренә ихлас ихтирам, аларның ватанга һәм гаилә багланышларына тугрылыкларын бәяләргә өндәү. Спектакль рух көче, Җиңү бәясе һәм буыннарның какшамас бәйләнеше турында уйланырга мәҗбүр итә.

Премьера тулы зал җыйды, күп кенә тамашачылар гаиләләре белән килгән иде.

“Шундый матур әсәрне иҗат иткәннәре һәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!” – диде тамашачы Лариса Суханова-Кашапова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас